Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «World Travel Awards» туризм өлкәсендәге бәйгегә нигез салучы Грэм Кук белән очрашты.
“РФ Цифрлы икътисад” илкүләм программасы кысаларында, Татарстанда 1,9 мең социаль объектны Интернетка тоташтыру ниятләнә. Бу эшне “Таттелеком” ГАҖ башкарачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан компаниясенең генераль директоры Айрат Нуретдинов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районындагы «Майский» теплица комбинатында энергосистеманы үстерү программасының гамәлгә ашырылуы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районының Осиново авылында В.В. Карпов ис. лицей бинасын ачты.
Мәгариф учреждениесендә Осиново, Яңа Тура, Воронино, Ремплер һәм Ивановское торак пунктларында яшәүче балалар белем ала. Яңа корпус 800 урынлык.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы белән Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча парламентара комиссия делегациясе белән очрашты. Искәртәбез, бүген Казанда Комиссиянең чираттагы утырышы уза.
Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә Татарстан аеруча игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы Милли Җыены рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым белән очрашуда белдерде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Чара башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевны Ватан геройлары көне белән котлады.
БМО генераль ассамблеясе карары белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Ватан Геройлары Көне – күпмилләтле илебезнең тугрылыклы батыр улларын һәм кызларын данлау бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Гаскәри хезмәттә казанышларга ирешкән, дәүләтнең көчен арттыруга зур өлеш керткән, Ватаныбыз һәм халкыбыз азатлыгы хакына үз-үзен аямаган, курку белмәс шәхесләргә Россиядә хөрмәт һәрчак зур булды. Бу көнне без фидакарь ата-бабаларыбызның якты истәлеген күңелләребездә тагын бер кат яңартабыз һәм хәзерге көндә арабызда яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий Ордены, Дан Ордены кавалерларын – имин тормышыбыз, гомумән, бу җирдә яшәвебез өчен без аларга бурычлы булган һәркемне олылап, ихтирамыбызны белдерәбез.