Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ФК Открытие» Банкы ГАҖ идарәсе рәисе Михаил Задорнов белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Задорнов Татарстан Республикасы һәм «ФК Открытие» Банкы ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.