Татарстан Президенты Уфада «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышында катнаша

29.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәренә килде, анда ул, рәис буларак, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышында катнашачак һәм «Россия – партнерлык гаранты» Россия ислам икътисадый форумында да катнашырга ниятли. 

Быел утырыш «Диниара татулык: Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында (ИХО) катнашучы илләр тәҗрибәсе» темасына багышлана һәм ИХОга 50 ел тулу, шулай ук Россиянең күренекле сәяси эшлеклесе, Төркемгә нигез салучыларның берсе Евгений Примаковның тууына 90 ел тулу уңаеннан уздырыла.

V утырыш 2019 елның 28-30 ноябрендә Уфада узачак. Утырышта Төркемнең 34 әгъзасы катнашачак, шул исәптән Россиядән 17 әгъза һәм 15 дәүләттән 17 вәкил.

Искәртәбез, 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев катнашында төзелгән Төркем Россия белән ислам илләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуны максат итеп куйды.  

2014 елның июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге яңартылды. Россия Президенты Төркемне җитәкләүне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка йөкләде.

Төркемнең беренче утырышы 2015 елда Мәскәүдә, икенчесе 2016 елда  Казанда, өченчесе 2017 елда Грозныйда, дүртенчесе 2018 елда Махачкалада узды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте