Татарстанда 1,5 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу сан планның 61%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Кичә, 2019 елның 26 июлендә, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы советның эшче төркем утырышында катнашты.
Утырыш округ төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий уздырды.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сыер савучы, умартачы, коткаручы, табиб, укытучы һәм башка һөнәр ияләре бар иде.
Татарстанда цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация кертелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялда.
Отпуск 2019 елның 20 июленнән 3 августына кадәр дәвам итәчәк.
ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2019 елның беренче яртысында терлекчелек продукциясен җитештерү нәтиҗәләре һәм икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 57,8 %ка башкарылган. Барлыгы әлеге программа буенча 42муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау каралган. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста «Президент Академиясенең Җәйге кампусы» VIII халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, РАНХиГС проректоры, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов белән очрашты.
Төбәкнең транспорт тармагын үстерү мәсьәләләре, «КАМАЗ» ГАҖның кайбер инвестицион проектлары, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.