Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» илкүләм премиясен тапшырды.
Чара Уфада «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы кысаларында узды.
Премиаль фонд 500 мең сум тәшкил итә. Премия ел саен ислам белемен таныту һәм таратуга, Россия халыклары арасында татулыкны ныгытуга керткән өлеш өчен тапшырыла.
Быел жюри 32 гариза кабул итте.
Конкурс комиссиясе карары буенча 2019 ел премиясенә ике коллектив лаек булды. Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләренә тәрҗемә басмаларын әзерләгән Татарстан Диния нәзарәте Рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге коллектив бүләкләнде. Шулай ук Коръән тәфсирен татар һәм рус телләрендә әзерләгән өчен Россия Мөфтиләр шурасы Рәисе һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан Аббәсов җитәкчелегендәге коллектив бүләкләнде.