ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта урманнарда янгынга каршы чаралар көчәйтелүе турында сөйләделәр

14.04.2020

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта урманнарда янгынга каршы чаралар көчәйтелүе турында Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Коронавирус таралуны кисәтү максатында киңәшмә дистанцион рәвештә, видеоконференцэлемтә режимында узды.

2011 елдан 2019 елга кадәр Татарстан урманнарында бер янгын да чыкмаган.

“Урманчыларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә, соңгы елларда урманнарда гадәттән тыш хәлләр булганы юк. Ут чыгу очракларының 45 проценты майда шәһәр яны районнарында, кешеләр бакчаларга йөри башлагач була иде. Ел саен язын коры җылы һава урнашуга, 100 урман янгыны очрагының 82се коры чирәм яндыруга туры килә иде”, - диде министр.

Ул Россиядә 2020 ел башыннан 1345 урман янгыны теркәлгәнен әйтте. 200 мең гектар мәйданда урманнар янган.

Равил Кузюров урманнарда янгыннар чыкмауны кисәтү максатыннан авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар уздырылганын, янгын сүндерү станцияләре тикшерелгәнен, кирәкле техника, инвентарь алдан хәстәрләп куелганын әйтте.

Министр искә төшергәнчә, республикада янгын куркынычы сезоны 6 апрельдә башланган. Аны бозган өчен җитди штрафлар каралган.

Равил Кузюров шулай ук үзизоляция чорында ТР Урман хуҗалыгы инспекторлар составы урманнарда куркынычсызлыкны тәэмин итүне контрольдә тота, дип белдерде. Әлеге эшләр хокук саклау органнары белән бергә алып барыла. Барлык тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

 


“Татар-Информ” МА.