Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Түбән Әлки авылында хосусый сәнәгать мәйданчыгында булды. Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин озата йөрде.
Районда беренче хосусый сәнәгать мәйданчыгын җирле эшкуар Дамир Шәйхетдинов 2002 елда оештырган. Гомуми мәйданы 8,7 га. Резидентлары эшчәнлеге берничә юнәлештә гамәлгә ашырыла: йөк ташулар, машиналар һәм җайланмалар ремонтлау, үсемлек майлары җитештерү, бетон һәм бетон әйберләре җитештерү. Эшчеләре 117 кеше.
Covid-19 таралуга бәйле рәвештә махсус режим шартларында барлык хезмәткәрләр дә кирәкле саклану чаралары белән тәэмин ителгән, парк территориясендә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү тикшереп торыла.
Рөстәм Миңнехановны сәнәгать паркы резидентлары эшчәнлеге белән таныштырдылар, җитештерү цехларын күрсәттеләр, шулай ук киләчәк планнары турында сөйләделәр. Быел парк территориясендә сөт эшкәртү цехы төзергә ниятлиләр.
Моннан тыш, майлар җитештерү куәтләрен үстерү күзаллана. Бүген үсемлек мае сыгу буенча ике линия тәүлегенә 80 тонна чималны эшкәртергә мөмкинлек бирә. Продукция Татарстан Республикасында реализацияләнә, шулай ук Пермь краена, Чиләбе өлкәсенә һәм Башкортостан Республикасына җибәрелә.
Рөстәм Миңнеханов ашамлыклар җитештерүләрен уңай бәяләде. «Кризиска карамастан, җитештерүне дәвам итәргә, коллективны саклап калырга кирәк. Бигрәк тә бу азык-төлек җитештерүенә кагыла», - диде ТР Президенты.