Рөстәм Миңнеханов бизнес-бергәлек белән очрашуда: Иң күп зыян күргән тармакларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә кирәк

14.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшкуарлык бергәлеге белән чираттагы онлайн-очрашу уздырды. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов та кушылды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген ил җитәкчелеге бизнеска ярдәм күрсәтү буенча кирәкле чаралар кабул ителә. Шул исәптән тикшерүләрне, салым һәм кредит кичектерүләре, хезмәт хакларын түләүләргә елына 0%лы ссудалар алу мөмкинлеге бирелә һәм башка чаралар күрелә.  

«Республика дәрәҗәсендә без эш төркеме төзедек, ул көндәлек режимда агымдагы вәзгыятьне мониторинглау уздыра, барлык предприятиеләрнең финанс-икътисадый хәлләрен анализлый, моңа кече һәм урта эшкуарлык та керә. Эш төркеме федераль хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген төбәк ярдәме чаралары эшләнә, шулардан: субсидияләр бирү, салымнарны җиңеләйтү. Федераль чаралар гамәлгә ашыруга карап, төбәк чаралары да кулланылачак.

«Өзлексез режимда без бизнесны саклау өчен чаралар эшлибез һәм кабул итәбез. Эшкуарлык бергәлеге проблемаларын оператив хәл итү - эшлекле климатнең мөһим факторларыннан берсе һәм тотрыклылык залогы», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Очрашуда эшкуарларны дулкынландыра торган сораулар каралды. Бизнес вәкилләрен мобиль сәүдә алып бару өчен мәйданчыклар булдыру мөмкинлеге белән кызыксындылар. ТР Президенты игътибар иткәнчә, мондый мәйданчыкларның берсе – Агросәнәгать паркы, әмма арта барган ихтыяҗны исәпкә алып, өстәмә нокталарны ничек оештыру мәсьәләсен уйлап бетерергә кирәк. Бу чакта продукцияне сатучыларның да, сатып алучыларның да сәламәтлегенә кагылышлы барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү мәҗбүри.

Хезмәт күрсәтүләр өлкәләре вәкилләре чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген карауны сорадылар. Эшкуарлар санэпиднормаларны үтәүне күзәтү өчен  онлайн-система тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче вице-премьерына Рөстәм Нигъмәтуллинга һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага бу мәсьәләне өйрәнергә кушты. ТР Президенты игътибар иткәнчә, социаль зарурият бер яктан, булса. Шул ук вакытта хезмәтләр күрсәткәндә якыннан торып аралашу чәчтараш хезмәткәренең дә, клиентның да сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов, карарларны кабул иткәндә республика кешеләренең иминлеген һәм сәламәтлеген истә тотарга кирәк, дип белдерде.  

Тагын агач-куаклар, үсентеләр утырту материаллары сатучы эшкуарлар да элемтәгә дә чыктылар. Рөстәм Миңнеханов аларга татарстанлыларга орлыклар һәм үсентеләр сатып алу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов зыян күрүче тармакларга вакытлыча шөгыльләнүчеләргә субсидияләр бирү юлы белән ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән Борис Титовка мөрәҗәгать итте. Бу коллективларны саклап калырга ярдәм итәчәк. «Кешеләрне сакларга кирәк. Иң кыйммәтлесе - кешеләр! Бүген түләүләр алу өчен кеше эштән китәргә һәм махсус ресурста теркәлергә тиеш. Бик зыян күргән тармакларга субсидияләр карап булмас микән? Болай хезмәт коллективларын саклап калырга да мөмкин», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты.

Россия Федерациясе бизнес-омбудсмены билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәлә һичшиксез каралачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.