Марат Садыйков: Татарстанда чит илләрдән кайтучы 1523 кеше күзәтү астында, 20176 кеше күзәтүдән төшерелгән

15.04.2020

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы 15,2% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Брифинг Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чараларына багышланган иде.

Брифинг дистанцион рәвештә, видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде.

Татарстанда чит илләрдән кайтучы 1523 кеше күзәтү астында, 20176 кеше күзәтүдән төшерелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, бүген пневмониядән үлү очраклары турында сораулар күп килә. 2019 елда күрсәткеч 1 мең кешегә 11 очрак  тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта республикада 1382 урынга 12 госпиталь әзерләнгән.

Барлыгы республикада коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итү өчен 3049 урынга 26 дәвалау учреждениесе әзер. Алар этаплап ачылачак.

9 дәүләт лабораторияләрендә коронавирус инфекциясенә тикшеренүләр түләүсез уздырыла.

“Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә тест 10 лабораториядә уздырыла. Көненә 2 меңнән артык тест ясала. Соңгы тәүлектә 945 тикшеренү уздырылды. Барлыгы 25802 тикшеренү уздырылды”, - диде Марат Садыйков.

Министр коронавируска тестлар табибларга, шушы вируска шик төшкән кешеләргә, пневмония диагнозы куелган барлык пациентларга ясалуын искәртте.

Коронавирус инфекциясе теркәлгән чит илләрдән кайтучы гражданнар өчен республикада сәламәтләндерү лагерьлары, шифаханәләр җирлегендә  7 учреждение әзерләнгән. Анда яшәү һәм медицина күзәтүе узу өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Шул исәптән “Костер”, “Заречье”, “Регина”, “Ливадия” сәламәтләндерү лагерьлары, шифаханәләре.

Алдагы ике-өч атна коронавируска каршы көрәштә мөһим вакыт, диде ТР сәламәтлек саклау министры.

“Мөнәсәбәтне салкынайтырга ярамый. Изоляция чараларын үтәгез, контактларны мөмкин кадәр киметегез. Моның уңайсыз булуын аңлыйм, ләкин шулай кирәк. Безнең өчен алдагы ике-өч атна аеруча мөһим”, - диде ул.

Марат Садыйков республиканың коронавируска каршы көрәш штабы уңышлы эшләгән чит илләр тәҗрибәсенә нигезләнгәнен билгеләп үтте.

“Без Италия, Испания, АКШ сценарие буенча бармас өчен бөтен көчне, чараларны кулланабыз. Безнең өчен Германия үрнәк булып тора, анда күрелгән чаралар коронавирус таралышын киметергә мөмкинлек бирде”, - диде ул.

Марат Садыйков Таиландтан Казанга 16 апрельдә борт кайтырга тиешлеген раслады. Анда 115 кеше кайтыр дигән мәгълүмат бар. Бу төрле субъектларда яшәүчеләр, шул исәптән Татарстаннан да бар.

Аның сүзләренчә, Уфага китәчәк Башкортстан кешеләреннән кала, башкалар Казанда ике атналык карантинга утыртылачак. Алар “Ливадия” санаториена урнаштырылачак.

“Санаторий 200 кешегә исәпләнгән. Ул инде әзер. Анда өйрәтелгән персонал бар. Ихтыяҗ булса, дәвалау учреждениеләреннән дә белгечләр җәлеп ителәчәк. Даими контроль булачак, диагноз кую өчен анализлар алыначак”, - диде министр.

Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе белән авыручыларның 30-52%ы - авыруны җиңел формада, 40%ы - уртача, 10-14%ы авыр формада уздыра.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.