Рөстәм Миңнеханов: Эшсезлек пособиеләрен түләү срогы мөмкин кадәр кыска булырга тиеш

12.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Мәскәү районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды. 

Татарстан Президенты эшсезләрне теркәү, яңа эш эзләү һәм һәм бу категория гражданнарга пособиеләр билгеләү эшен оештыру белән танышты. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында эш онлайн-режимда бара. Искәртәбез, РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 1 марттан соң эшсез калганнарның барысына да, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, апрель, май һәм июнь айларында автомат рәвештә 12 мең 130 сум түләнәчәк.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бүген республикада 13 мең 196 эшсез теркәлгән. 1 марттан эшсез статусы 4 мең 81 кешегә бирелгән. Предприятиеләрдә бүген буш вакансияләр саны 23 меңгә җитә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, теркәлү процедурасы гади һәм уңайлы булырга тиеш, ә пособиеләр түләү срогы – мөмкин кадәр кыска.  

Рөстәм Миңнеханов вебинарда катнашучылар белән сөйләшеп торды, сорауларына җавап бирде. «Бүген вәзгыятьнең катлаулы икәнен аңлыйбыз. Бер яктан коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булса, икенчедән – икътисадый вәзгыять катлаулану. Эшчәнлекнең күп кенә өлкәләре туктатып торыла. Шуңа да карамастан, эшсез калганнар дистанцион рәвештә теркәлә алсыннар, вакансия тапсыннар яисә пособие алсыннар өчен карар кабул ителде», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, система тулысынча дистанцион режимга күчерелгән. «Пособиегә дәгъва кылучы гражданнар монда килеп йөрергә һәм белешмәләр эзләргә тиеш түгел. “Россиядә эш” федераль  порталы эшчәнлеге төгәл оештырылган, безнең система да аның белән тәңгәл эшли. 3 көн эчендә 3 мең мөрәҗәгать алынган. Иң мөһиме – бердәм системада исәпкә алу язулары булырга тиеш. Заявкаларны КФҮ, Пенсия фонды, Ак Барс Банк та кабул итә. Минемчә, бернинди дә чатаклыклар булмас. Икенче мәсьәлә – без бу кризисны кайчан кичеп чыгарбыз. Күрәбез, Мәскәүдә хәлләр катлаулы. Шуңа күрә дә без үзизоляция режимын катгый тикшереп торырга мәҗбүрбез», - диде ТР Президенты.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, якындагы 3 айда эшсезләр аена өстәмә рәвештә һәр балигъ булмаган баласына 3әр мең сум алачак. Ана капиталына хокукы булган гаиләләргә 5әр мең сум түләнәчәк.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлырга тагын бер кабат “өйдә калыгыз” дип мөрәҗәгать итте. «Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Үзизоляциядән башка нәтиҗәлерәк чара юк. Шуңа күрә сабырлык сезгә. Үтенеп сорыйм: өйдә калыгыз. Безнең кешеләрнең сәламәтлеге – иң мөһиме», - дип белдерде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов коронавирус буенча сорауларны эшкәртүче колл-үзәктә булды. Татарстанлылар 8-800-250-90-33 «кайнар линия» телефоны буенча шылтырата алалар. Үзәк тәүлек әйләнәсенә эшли.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.