Рөстәм Миңнеханов Әлки районында эш сәфәрендә

15.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында эш сәфәрендә. ТР Президенты монда Түбән Әлки авылына барды, Ата елгасы аша яңа күперне карады. Күпер салу турындагы карар Татарстан Президентына җирле халык мөрәҗәгать иткәннән соң, 2018 елда VII Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыенында кабул ителгән иде. Күпер киңлеге 4,5 метр.

Авыл кешеләре Рөстәм Миңнехановка бу күпер өчен һәм авылны үстерүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт әйттеләр.   

Аннары ТР Президенты «Алмаз» ашамлык кибетенә юнәлде. Кибеттә ашамлык продуктлары һәм көндәлек кирәкле әйберләр, антисептик чаралар сатыла. Санитар-эпидемиологик режим кысаларында монда берьюлы 3 кенә кеше кабул ителә. Бинаны 2 сәгать саен эшкәртеп торалар. Кибет директоры хәбәр иткәнчә,  март азагында да, хәтта сатып алу ихтыяҗы нык арткан вакытта да, ашамлыкларга, социаль әһәмиятле категорияләргә - ярмаларга, шикәр-тозга, онга бәяләр аттырылмаган.

Шуннан соң ТР Президенты авылның фельдшер-акушер пуктына китте. Монда 800 меңнән артык кеше беркетелгән. Ике белгеч эшли: фельдшер һәм  акушерка. Атна саен кабул итү графигы буенча  район үзәк сырхауханәсеннән терапевт һәм педиатр килә. 2019 елда 157 кеше  диспансеризация узган – планның 100 %ы. Быел 278 кешегә медицина ярдәме күрсәтеләчәк һәм алар диспансеризация узачак. Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында иминлек таләпләрен үтәүгә нык игътибар бирергә өндәде.    

Түбән Әлкидә вакытта тагын Рөстәм Миңнеханов модульле участок ветеринария пунктында булды. Учреждение штатындагы 4 кеше 18 торак пунктында дәвалау-профилактика һәм ветеринар-санитар чаралар уздыралар. Татарстан Республикасы Президенты ветпунктны карап чыкты һәм махсус машиналар күргәзмәсе белән танышты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.