Рөстәм Миңнеханов Әлки районында язгы кыр эшләре барышын бәяләде

15.04.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.  

Очрашу районның аграр комплексы активы белән Иске Хурада авылы басуында узды. Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин хәбәр иткәнчә, районда уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре 114,8 мең га тәшкил итә, шул исәптән сөрүлекләр – 98,3 мең га. Язгы культураларны 49 мең гектарда чәчәргә ниятлиләр. Уҗымлылар – 20 мең га. Бүгенгә уҗымнар тулысынча ашланган. Туңга һәм парга сөрүлекләрне тырмалау 30,3 мең гектарда башкарылган, бу планның 50%ы. «Хузангай» авыл хуҗалыгы предприятиесе арпа чәчүгә керешкән.   

Чәчүлек орлык җитәрлек әзерләнгән (5,2 мең  тонна). Барлыгы 350 трактор, 112 чәчкеч, 20 чәчү комплексы һәм 119 культиватор эшкә әзер. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров хәбәр иткәнчә, район тулысынча чәчүгә әзер.  

Моннан тыш, Александр Никошин Татарстан Республикасы Президентына районда ихтыярыйлар хәрәкәте үсеше турында сөйләде. Алар өлкән яшьтәгеләргә ашамлыклар һәм медикаментлар китереп торалар. Бу максатларга җирле эшкуар 20 җиңел автомобиль биргән. 

Казан кооператив институты ректоры, Әлки районы якташлар җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева хәбәр иткәнчә, якташлар 200 мең сум акча җыйганнар һәм бу акчаларга күп балалы һәм аз керемле гаиләләр балалары өчен ашамлыклар җыелмалары алынган.    

«Бу – бик дөрес һәм үз вакытында башкарылган инициатива. Бүгенге катлаулы шартларда бу категория гражданнар ярдәмгә аеруча мохтаҗ», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.