Татарстан Президенты СМП Банк җитәкчелеге белән очрашты

08.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СМП Банк җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Яклар Татарстан белән СМП Банк арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, аерым алганда, заманча банк технологияләрен гамәлгә кертү һәм республика территориясендә банк инфраструктурасын үстерү турында.   

Тагын очрашуда катнашучылар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм республиканың сәнәгать комплексын үстерүгә ярдәм кысаларында киләчәк хезмәттәшлек турында да сөйләштеләр.