Михаил Мишустин, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Иннополис резидентлары проектлары белән танышты

09.07.2020

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе  Михаил Мишустин Иннополис шәһәрендә булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 

Бу – Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгының фән шәһәренә беренче эш сәфәре. А.С. Попов ис. технопаркта Михаил Мишустинны Иннополис проекты – 2015 елда махсус ИТ-белгечләр өчен төзелгән беренче Россия шәһәре белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, Иннополис нигезендә өч тәшкилият ята: фәнни-мәгариф инфраструктура, аңа Иннополис Университеты, мәктәп һәм лицей керә, шәһәрнең торак һәм социаль инфраструктурасы, шулай ук махсус икътисадый зона.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров РФ Премьер-министрына округ территориясендә дистанцион мониторингның компалекслы системасы проектын тәкъдим итте. Проект урман фонды, авыл хуҗалыгы җирләре, җир асты байлыклары торышын тикшерергә, калдыклар белән эш иткәндә кагыйдәләрне үтәүне тикшереп торырга ярдәм итәчәк. Идел буе федераль округы буенча сынау төбәкләре билгеләнгән, аңа Татарстан Республикасы да керә.

Аннары Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенә Татарстанда цифрлы дәүләт идарәсе корылышы турында сөйләде.

Моннан тыш, Айрат Хәйруллин «Минем субсидияләр» суперсервисын тәкъдир итте. Моңа гражданнарга ярдәм чараларының бердәм каталогы керә.   

Аннары Михаил Мишустин, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентлары проектлары белән танышты. «RoadAR» компаниясе гадәти смартфон ярдәмендә юл инфраструктурасының HD-картасын булдырырга ярдәм итәрлек продукт тәкъдир итте. Михаил Мишустин күчемсез мөлкәтне бәяләү өчен әлеге гаятъ төгәл карталарны кулланырга тәкъдим итте.  

«Информатика» СКБ автоном мобиль система тәкъдим итте. Аңа смарт-турникет һәм мобиль платформа керә. Система автоном рәвештә эшли.

Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгына Иннополисның тагын бер стартапын – «KazanExpress» электрон сәүдә мәйданчыгын тәкъдим иттеләр. Хәзергә Россиянең 22 шәһәрендә 37 товар бирү пункты ачылган. Ел азагына 4 млн заказ эшкәртергә җыеналар.

Искәртәбез, бүген Иннополиста Михаил Мишустин һәм Рөстәм Миңнеханов панель дискуссиядә катнашачаклар, анда  мәгълүмат технологияләре тармагы өчен дәүләт-хосусый партнёрлыкны үстерү мәсьәләләре каралачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев