Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашты

09.07.2020

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин очрашу уздырдылар. Очрашу А.С. Попов ис. технопаркта барды. 

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Хөкүмәте делегациясе визитын оештырган өчен рәхмәт әйтте. «Илнең барлык төбәкләрендә дә, шул исәптән Татарстанда да катлаулы ситуация иде. Әмма сез бүген республиканың пандемиягә бәйле бу катлаулы заманнарда нинди эшләр башкаруын күрсәттегез. 72 көн эчендә Агафонов ис. Республика йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусы төзелгән. Бу – мондый шартларда ничек эшләргә мөмкин булу үрнәге. Минемчә, бу проектны бөтен илгә таратырга кирәк», - диде РФ Премьер-министры. 

Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга пандемия чорында халыкка күрсәтелгән федераль ярдәм чаралары өчен рәхмәт әйтте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министрына республикадагы агымдагы икътисадый ситуация һәм бизнес-секторга ярдәм чаралары турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Михаил Мишустинга ИТ-тармакка ярдәм чаралары турындагы карарлар өчен рәхмәт җиткерде. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең100 еллыгы» медален тапшырды.

Аннары очрашу киңәйтелгән форматта узды, очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев тә кушылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев