Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышы узды

09.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко алып барды.

Утырышта РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Бу утырыш Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советының яңа составында узган беренче утырыш булды.

Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советының яңа составына түбәндәгеләр керә: Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова, «Дигинавис» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, «1С» ҖЧҖ директоры Борис Нуралиев, Runa Capital венчур фондының өлкән партнеры Сергей Белоусов.

Көн тәртибендә биш мәсьәлә.

Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы рәисе итеп Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сайланды.   

Күзәтүчеләр советы әгъзалары Иннополис Университетының 2019 елгы еллык хисабын расладылар.

Утырышта югары уку йортын үстерүнең өстенлекле максатлары билгеләнде.  

Иннополис Университеты цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү буенча бердәм методологик үзәк статусын алырга җыена, ул илебезнең һәм бөтен дөньяның иң яхшы укыту практикаларын туплаячак һәм төрле белем бирү дәрәҗәләрен берләштерү өчен җавап бирәчәк. Иннополис Университеты 2024 елга 250 мең квалификацияле ИТ-кадрны сыйфатлы укытып чыгаруны гамәлгә ашырырга әзер.  

Югары уку йорты Times Higher Education, QS World University Ranking, Shanghai Rankings, EU Multi-rank и Round University Ranking кебек әйдәүче бөтендөнья рейтингларынның берсендә компьютер фәннәре буенча топ-100гә керергә ниятли.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Иннополис Университеты кебек проектка бүген ихтыяҗ зур. «Иннополиска ихтыяҗ барлыгын без күрәбез, - диде ул. – Бигрәк тә цифрлы икътисадны үстерү нигезендә һәм Россия Президенты Владимир Путинның безнең алга куйган бурычлары кысаларында».


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. Иннополис Университеты материаллары файдаланылды.