Рөстәм Миңнехановка Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

07.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе Баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

Денис Фирстов Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа җитәкчесе Әнвәр Закировны тәкъдим итте.

Искәртәбез, Әнвәр Закиров быел май аенда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән иде, һәм вазыйфасына аны 15 июньдә расладылар.

Төгәлрәк - http://r16.fssp.gov.ru/ruk_ufssp/document27936961/


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.