Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән очрашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Чернышенко төбәкне социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре, башка актуаль темалар турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, Дмитрий Чернышенко Казанда эш сәфәрендә. Эш сәфәренең максаты – Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышын уздыру.