Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе өчен кадрлар әзерләү киңәшмәсендә: Кулланучылар кооперациясе кебек форма һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлә

07.07.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе өчен кадрлар әзерләүнең мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә Казан кооператив институты (Россия кооперация университеты филиалы) базасында узды. Анда РФ Центросоюз Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов һәм башкалар катнашты.

Чара кысаларында Россия кооперация университеты, кабул итү комиссиясе эшчәнлегенең дистанцион форматы тәкъдир ителде.

Шулай ук Россия кооперация университеты белән «Система» АФК корпорациясе арасында «КООП-Профи» мәгариф программасын гамәлгә ашыру турында килешү; «КООП-Профи» мәгариф программасын гамәлгә ашыру турында Россия кооперация университеты белән «ДКБР Мега Ритейл Групп Лимитед» холдинг компаниясе арасында килешү имзаланды.

Искәртбез, «Кулланучылар кооперациясендә һәм эре челтәр  корпорацияләрендә мәгарифне үстерү» киңәшмәсе кулланучылар кооперациясе һәм кооператив мәгариф системасы алдында торган беренчел бурычларны исәпкә алып уздырылды.

Киңәшмәдә РФ Центросоюз Советы Рәисе Дмитрий Зубов хәбәр иткәнчә: Россия кооперация университетының оператив офисын Казанга, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты базасына күчерү турында карар кабул ителгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген авылда кулланучылар кооперациясе альтернативасы юк. Аның сүзләренчә, кулланучылар кооперациясе кебек форма һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлә. Ерак авылларга ничек барып җитәргә, аларда яшәүчеләрне беренчел кирәкле товарлар белән ничек тәэмин итәргә – барлык бу мәсьәләләр кулланучылар кооперациясенеке. «Авыл өчен мөһим булган күп юнәлешләр бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм ил масштабларында җитешсезлекләр бар». Ул искәрткәнчә, авылларда ваклап сатуны оештыру өчен автолавкалар булдыру буенча Татарстанда бөтен бер программа бар һәм ерак авылларга товарлар китереп тору чыгымнарын компенсацияләү буенча да программа эшли.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, Татарстан өчен кулланучылар  кооперациясе системасы өчен кадрлар әзерләү бик мөһим «Без шуңа күрә Россия кооперация университетының оператив офисын Казанга, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты базасына күчерүне тулысынча хуплыйбыз. Бу процесста иң мөһиме – кешеләр, гыйлемле һәм белем алган кадрлар. Хәзер белгечләрне һәр 3-5 ел саен укытып торырга кирәк. Һәм «ВорлдСкиллс» хәрәкәте дә безгә бик ярдәм итте».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада 37 ресурс үзәге эшли, алар төрле юнәлешләр буенча белгечләр әзерли.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.