Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ике спорт объектын ачу тантанасында катнашты. Болар – «Победа» күнегүләр уздыру футбол манежы һәм «КАМАЗ» түбәсе ябылган ясалма бозлы шугалак.
«Победа» футбол манежы күләме – 90 метрга 45 метр. «Строитель» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 700 бала һәм яшүсмер өчен бу объект бик мөһим.
Бу – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, Татарстанның эре шәһәрләрендә төзелүче дүрт футбол манежының беренчесе.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин футбол манежына автобус бүләк итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында искәрткәнчә, 2018елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздырганда аны Исландия командасы шаккаттырган. Бу команда алдынгы футбол клубларына каршы торды, диде Рөстәм Миңнеханов. «Мин аптырадым, ничек инде салкын климатлы бу кечкенә ил шундый уңышларга ирешә ала? – диде Рөстәм Миңнеханов. – Алар күп кенә ябык түбәле манежлар корганнар һәм ел әйләнәсендә күнегүләр уздыра алалар икән. Татарстанда мондый футбол манежлары булдыру фикере нәкъ менә шул вакытта туды. Безнең малайлар кемнән ким, әгәр аларга спорт, футбол белән шөгыльләнү өчен башка илләрдәге кебек шартлар тудырсак, без дә күп нәрсәләргә ирешергә мөмкинбез. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, Татарстанның эре шәһәрләрендә төзелүче дүрт футбол манежы әзер диярлек. Беренчесен менә бүген Чаллыда ачабыз. Барыгызны да шул вакыйга белән котлыйм!»
Икенче ачылучы спорт объекты «КАМАЗ» түбәсе ябылган ясалма бозлы шугалак булды. Аны 2020 елның февралендә төзи башлаганнар. Бу шугалак фигуралы шуу бүлекләренең һәм «Чаллы» спорт хоккей мәктәбенең 600 тәрбияләнүчесе өчен корылган.