Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Башкортостанның үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар

27.08.2020

Татарстан белән Башкортостанның үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Башкортостан Республикасы Башлыгы Администрациясе Җитәкчесе Александр Сидякин, Татарстан һәм Башкортостан республикаларының кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка тугандаш республикалар арасында барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибар биргәне өчен рәхмәт әйтте. «Безнең халыкларны уртак тарих, мәдәният, милли гореф-гадәтләр, уртак дин, телләребезнең охшашлыгы һәм икътисадый мәнфәгатьләребезнең бер төрле булуы берләштерә», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Башкортостанның уртак чикләре бар, автобус һәм тимер юл транспортлары белән, шулай ук һава юллар белән бәйләнгән. Үткән ел хезмәттәшлек турында 2019-2021 елларга  яңа килешү һәм аларны гамәлгә ашыру планы имзаланды. Башкортостанда Татарстан вәкиллеге эшли, Казанда Башкортостан вәкиллеген ачу буенча эш алып барыла. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча,төбәкара товар әйләнеше күләме 34 млрд сум тәшкил итә. Татарстаннан йөк автомобильләре, шиннар, катнаш терлек азыгы, пыяла һәм төзелеш материаллары, халык куллануы товарлары, медицина һәм суыткыч җайланмалар чыгарыла. Башкорт җитештерүчеләреннән Татарстан бензин, автобуслар, азык-төлек товарлары, цемент, түбә ябу материаллары, химия продукциясе, дарулар, көнкүреш техникасы һәм башкаларны кертә. Татарстан предприятиеләрен Башкортостан коллегалары белән партнерлык элемтәләре бәйли. 

«Югары технологияләр, фәнни-техник хезмәттәшлек һәм мәгариф өлкәсендә багланышларны киңәйтү мөһим. Татарстанда югары мәктәпне модернизацияләү бара, икътисад тармаклары өчен кадрлар әзерләүче ресурс үзәкләре үсә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, Башкортостанда бик күп татар яши. Татарстан Республикасы Президенты татарларның мәдәни һәм рухи ихтыяҗларына күрсәткән игътибар һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлеше өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. Үз чиратында Татарстанда шулай ук мондагы башкортлар өчен барлык кирәкле шартлар да тудырыла.

Радий Хәбиров башкорт шагыйре һәм язучысы Мостай Кәримгә һәйкәл проектын гамәлгә ашырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.  

Башкортостан Башлыгы Татарстан кешеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады. «Бүген Татарстан – илебезнең алга киткән төбәкләреннән берсе. Без сездән үрнәк алабыз, сездән өйрәнәбез, сезнең белән даими багланышта торабыз». 

Радий Хәбиров төбәкләр арасындагы икътисадый хезмәттәшлекне югары бәяләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.