Алексей Песошин Чүпрәле районында “Чүпрәле” паркын ачуда катнашты

27.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чүпрәле муниципаль районында булды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов озатуында Алексей Песошин комбайнчылар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән урып-җыю кампаниясе барышы турында фикер алышты.

“Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Иске Чокалы авылы янындагы күпьеллык үләннәр кырында ТР Премьер-министры Чүпрәле районы белгечләрен һәм алдынгыларын хөрмәтләү чарасында катнашты.

Алексей Песошин “Равил Әди улы Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Илгизәр Бохариевка, “Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖ комбайнчысы Илмас Нигмановка, “Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖ механизаторы Николай Пайзега, “Чынлы” ҖЧҖ механизаторы Рәфыйк Шәйдулловка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Чүпрәле районының иң яхшы җиде комбайнчысына урып-җыю йомгаклары буенча акчалата сертификатлар тапшырылды.

Алексей Песошин чүпрәлеләрнең хезмәтен югары бәяләде, аларга киләчәктә уңышлар теләде.

Анда авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.

Алексей Песошин Чуваш Чүпрәлесе авылында илкүләм проект кысаларында капиталь ремонт ясалган мәдәният йортын карады.

Район үзәгендә ТР Премьер-министры бал ярминкәсендә, Чәчәк фестивалендә булды, ТАССРның 100 еллыгына, Чүпрәле районының 90 еллыгына багышланган күргәзмәләрне карады.

Алексей Песошин “Чүпрәле” паркын ачуда катнашты.

“2020 ел үзенчәлекле булды. Ул бюджет өлкәсенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итсә дә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча барлык республика программалары үз көчендә калды һәм алар гамәлгә ашырыла. Бу парк та балалар, яшьләр, олылар өчен кызыклы мәйданчык булачагына ышанам”, - дип ассызыклады ул.

“Государев Амбар” ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары Надежда Бондаренко һәм Чүпрәле үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликовага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чүпрәле районы һәм Татарстан АССРны үсешенә керткән өлешләре өчен Фиркать Җәләлов, Виктор Лухманов, Вазыйх Сатдинов, Петр Осипов, Валерий Шадриков, Альберт Шәрәпов “ТАССРның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде.

Алексей Песошин, Тәлгать Таһирҗанов һәм Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салды.

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.