Алексей Песошин Апас районында яңа янгын депосын ачты һәм төзекләндерелгән район Мәдәният йортында булды

27.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Апас районында булды.

Килеп җитү белән ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен карады, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән аралашты. Игеннәрне җыю һәм уртача уңыш турында сөйләштеләр.

Алексей Песошин апаслыларга уңайлы һава торышы һәм яхшы уңыш алуны теләде.

Алга таба  ТР Премьер-министры район үзәге Апаста төзелгән яңа янгын депосын ачты һәм яңартылган мәдәният йортында булды.

“Янгын часте бинасын төзеп бетерү Апас гарнизонының янгын-коткару көчләренең әзерлеген, объектларның саклану дәрәҗәсен арттырачак һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк”, – диде ТР Министрлар Кабинеты башлыгы.

Алексей Песошин искә алганча, соңгы өч елда Татарстанда янгын сүндерү автомобильләре паркы федераль һәм республика бюджетлары акчасына сатып алынган 48 яңа машина белән тулыланган, ун яки аннан да күбрәк ел файдаланылган 80 янгын сүндерү автомобиленә капиталь ремонт ясалган, быел да бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк.

Аннан соң ТР Премьер-министры төзекләндерелгән мәдәният йортына юнәлде (Гагарин ур., 9 йорт). Бина республика бюджеты хисабына капиталь төзекләндерелгән. 1977 елда төзелгән Мәдәният йорты бинасында җылыту системасын яңартканнар һәм тәрәзәләре алыштырылган. Ярты ел эчендә подрядчылар фундаментны ныгыткан, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштырган, түбәне ремонтлаган. Әйләнә-тирәне төзекләндергәннәр. Ремонт эшләренә, җиһазларны яңартуга 74 млн сум бүлеп бирелгән.

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.