ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн 733,6мең кв.метр торак гамәлгә кертелгән, бу – планның 58%ы

28.08.2020

2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 843 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 836 мең сумлык 100 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 11 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27 августка республикада торак төзелеш программалы буенча 1 млн 733,6 мең кв.метр торак гамәлгә кертелгән. Бу – планның 58%ы. 2 атна эчендә үсеш 83,4 мең кв.метр. Үткән елның шушы чорына карата 104,6 %.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 85,7 мең кв. метр булган 1 мең 474 фатирлык 62 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган. Калган 68 объект буенча инвестицион программа үтәлеше: 38 объект – әзер диярлек, уртача әзерлектә – 22 объект, 8 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә  601,6 мең кв. м мәйданда 81 йорт файдалануга тапшырылган, планның 45,7%ы.. Калган йортлар буенча 72 объект – әзер диярлек, 24 объект – уртача әзерлектә.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 27 августка 1 млн. 46,3 мең  кв. м мәйданда 8 мең 48 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 75,3 %ы. 2 атна эчендә үсеш 43,4 мең кв.метр.

Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган. Быел торак белән 600 ятим бала тәэмин ителәчәк. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ДТФ арасында 349 торак урынына төзелгән контрактлар кысаларында бүгенгә 205 торак урынына милек хокукы теркәлгән, 103 торак урыны сатып алу алды әзерлеге дәрәҗәсендә, 41 торак урыны эксплуатациягә тапшырылмаган йортларда (әзерлек 84%тан артык).

46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар гамәлгә ашырылган, 33 документ реализацияләнгән. 36 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән. Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 20 сертификат рәсмиләштерелгән. 17 сертификат реализацияләнгән.

Министр хәбәр иткәнчә, «Сәламәтлек саклау» тармагы буенча 3 юнәлеш буенча 1 программа гамәлгә ашырыла: ФАПлар төзү (43 объект); табиб амбулаторияләре төзү (7объект), гомуми практика табибы офисы төзү каралган. 27 августка 3 ФАП төзү тәмамланган. 40 объектта эшләр дәвам итә.

Табиб амбулаторияләре төзү буенча барлык 7 объектта да эшләр бара.  

Гомуми практика табибы офисы төзү буенча әзерлек эшләре тәмаланган.

«Спорт» тармагы буенча 3 юнәлештә 1 программа гамәлгә ашырыла: универсаль спорт мәйданчыклары төзү (84 объект); блоклы-модульле чаңгы базалары төзү (6 объект); ябык түбәле футболь манежы төзү (1 объект). 27 августка 44 муниципаль берәмлектә 82 универсаль спорт мәйданчыгы төзү буенча эшләр тәмамланган.

Блоклы-модульле чаңгы базалары төзү буенча 6 объектның берсендә эшләр тәмамланган.  

«Мәдәният» тармагы буенча авыл клублары төзү программасы гамәлгә ашырыла. 27 августка 1 объектта эшләр тәмамланган (Буа районы), 11 объектта эшләр дәвам итә.  

«Яшьләр сәясәте» тармагы буенча балаларны савыктыру лагерьарын төзү һәм аларны реконструкцияләү программасы гамәлгә ашырыла. Бүгенгә 8 объекттан 6 объектта эшләр тәмамланган.

«Авыл хуҗалыгы» тармагы буенча 2 программа гамәлгә ашырыла (97 объект): сыер һәм сарык фермалары төзү буенча 7 объекттан 3 объектта эшләр тәмамланган, силос-сенаж траншеяләре кору буенча 85 объекттан 41ендә эшләр тәмамланган.  

Бүтән социаль программалар буенча 2 программа гамәлгә ашырыла (32 объект): авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонт (11 объект) һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блоклы-модуль пунктларын төзү буенча 21 объекттан 16сында эшләр оештырылган. 27 августка авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү буенча 11 объектта да эшләр оештырылган.

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 2020 елда «Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем учреждениесе җайлаштырылачак. Эшләр 2 объектта тәмамланган.

Гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпнең 11ендә эшләр бара, 25ендә эшләр тәмамланган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев