Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Биосфера Фиш» балык үрчетү комплексының икенче чиратын ачуда катнашты

27.08.2020

Бүген Лаеш районында «Биосфера Фиш» балык үрчетү комплексының икенче чиратын ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Комплекс «Биосфера Фиш» комплексы елына 8 млн. данә чөгә маймычлары үстерүгә һәм Идел-Нократ төбәгендәге сулыкларда балык запасларын торгызуга исәпләнгән.  

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан территориясенең якынча 7%ын сулыклар, елгалар һәм күлләр алып тора, аларда сәнәгать һәм һәвәскәр балыкчылык алып барыла. Биологик күптөрлелекне саклап калу өчен ел саен сулыкларга балыклар җибәрергә кирәк.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чөгә маймычларын җитештерү буенча беренче завод 2018 елда эшләтеп җибәрелгән. Бүгенгә бу проектка 625 млн. сум инвестиция кертелгән, бу зур акчалар. Инвестицияләр генә түгел – иң заманча технологияләр дә, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.   

«8 млн. маймыч булу зур бурычларны хәл итәргә ярдәм итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме – проект шуның белән генә тәмамланмый. Безнең әле форель проекты да бар». Ул ассызыклаганча, «Биосфера Фиш» комплексы – социаль һәм экологик проект та.

Рөстәм Миңнеханов «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ хуҗасы һәм инвесторы Владимир Малыгинга энтузиазмы һәм балык үрчетү комплексын үстерүе өчен рәхмәт белдерде.   

Бер айдан соң форель комплексы төзелә башлаячак, диде Владимир Малыгин һәм барысына да ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.

https://biosfera-fish.ru/


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.