Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәргә кушты

28.08.2020

29-30 август көнне республика шәһәрләрендә һәм районнарында  ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узачак. Эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаралар үткәргәндә санитар һәм профилактик таләпләрне катгый үтәргә кушты. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада көн саен Covid-19 белән авыручыларның 30 яңа очрагы теркәлә, атнага – 200ләп кеше. «Хәзер без чикләүләрне бетерүнең өченче этабында. Роспотребнадзор билгеләнгән стандартлар буенча эшләячәкбез», - диде ТР Президенты.

Ул искәрткәнчә, республикада гриппка каршы вакцинация дәвам итә. 497 мең доза микъдарындагы беренче өлеше Татарстанга килгән һәм медицина оешмаларына җибәрелгән инде. 19 мең 106 кешегә вакцина ясалган да инде. Һәркемгә ясау мөмкинлеге булсын өчен вакцинация җәмәгать урыннарында һәм эш урыннарында планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләренә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кушты.

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьдән барлык уку йортларында да укулар гадәттәгечә алып барылачак. Яңа уку елында 1404 мәктәпкә 452 мең бала барачак, шул исәптән 56 мең 679 беренче сыйныф баласы, 96 урта һөнәри белем учреждениесе – 71 мең 185 студент, 44 югары уку йортлары - 143 мең 991 студент кабул итәчәк. «Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре шулай ук уку процессын санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев