Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды

28.08.2020

Бүген төштән соң Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән видеоконференция режимында эшлекле очрашу уздырды. Рөстәм Миңнеханов республикадагы агымдагы  социаль-икътисадый хәл турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан моңарчы коронавирус инфекциясе таралмасын өчен кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчте. Биш айдан соң 17 августта кинотеатрлар, концерт заллары, театрлар ачылды. Билгеле бер чикләүләр белән мәдәният-тамаша, спорт һәм мәгърифәт чаралары үткәрү дә рөхсәт ителә. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, табиблар, медицина персоналы эпидемия янаулары белән лаеклы көрәштеләр, кирәкле компетенцияләр һәм тәҗрибә тупланды. Казахстанга медицина ярдәме күрсәтү өчен киткән Татарстан медицина белгечләре дә югары бәя алдылар. Хәзерге вакытта алар Россия делегациясе составында Үзбәкстанда эшлиләр.  

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына табибларга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Республикада 20 августка коронавирус йоктырган гражданнарга медицина ярдәме күрсәткән медицина хезмәткәрләренә 2 миллиард сумнан артык стимуллаштыру акчалары түләнгән.

Башкарылган гамәлләр нәтиҗәсендә бүген республикада җайланмалар, индивидуаль саклану чаралары һәм ятаклар урыннары буенча да кирәкле резервлар бар.

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаила Мурашко катнашында 10 августта Казанда Республика клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусы ачылды. Сырхауханәнең куәте – 232 ятак, кирәк булса, 504 ятакка кадәр җиткерергә мөмкинлек бар. Хәзер сырхауханәдә 85 пациент дәвалана. «Татарстанлылар Сезгә бу масштаблы проектны хуплаганыгыз өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты белдергәнчә, бүген төп игътибар икътисадны торгызуга юнәлгән. Узган елның 7 ае эчендә җыелма төбәк продукты күләме 1 триллион 328 миллиард сум дип бәяләнә, ягъни үткән елның шушы чорына карата 98,5 процент. Зур зыян күргән тармаклар: нефть чыгару тармагында ОПЕК+ чикләүләре белән килешү нәтиҗәсендә 10,8 %ка кимү күзәтелә, нефть химиясендә бөтендөнья ихтыяҗы кимү нәтиҗәсендә – 4,9%ка, машина төзелешендә кооперация чылбыры өзелү һәм чикләр ябу нәтиҗәсендә –9,4%ка.

«Сезнең карарлар нәтиҗәсендә мөһим ярдәм чаралары күрелде, шул исәптән система барлыкка китерүче оешмаларга 7 миллиард сум күләмендә ташламалы кредитлар бирелде, эре предприятияеләргә эш урыннарын саклап калу өчен – 3,5 миллиард сум кредитлар һәм башкалар. Барлык шушы чаралар нәтиҗәсендә 7 ай йомгаклары буенча без үткән елның шушы чорына карата 5,2 процентка үсешкә ирештек. Нефть эшкәртү – плюс 14 процент, азык-төлек сәнәгате – 18 процент», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелгән федераль ярдәмгә аерым тукталды. 40 меңнән артык эшкуар кичектергесез ихтыяҗларына 18 миллиард сумлап субсидия алды.  

Моннан тыш, 1200 эшкуар 1 миллиард 800 миллион сумлык республика ярдәме алды.

Республика онлайн-сәүдә инфраструктурасын да үстерә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Вайлдберриз» һәм «Озон» компанияләрнең ачык мәйданнарында Татарстанда 2 меңнән артык республика товар китерүчеләре эшли.

Төп бурыч – халыкны эш белән тәэмин итү. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, ел башланганнан бирле эшсезләр саны 68 мең кешегә арткан һәм 79 мең тәшкил итә.  

Татарстан Президенты Россия Пенсия фондының балалы гаиләләргә түләүләрне башкару буенча оператив эшен билгеләп үтте. 16 миллиард сум күләмендә 761 мең бала ярдәм алды.  

Агросәнәгать комплексында 7 ай эчендә үткән елның шушы чорына карата продукция күләменең артымы 3,1 процент. Татарстанның быелгы уңыш буенча да перспективалары яхшы. Бөртеклеләрнең яртысыннан артык мәйданнары җыеп алынган, барлык суктырылган уңыш 3 миллион тонна.  

Торак төзелеше программасы да дәвам итә. «Без 3 миллион квадрат метр торакны гамәлгә кертергә җыенабыз. Бу тармак буенча кабул иткән карарларыгыз өчен дә рәхмәт әйтәсем килә. Бу – ташламалы кредитлар (6,5 процент), Татарстанда 3600 кредит алынган инде, һәм авыл ипотекасы кысаларында 760 кредит бирелгән», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Җылылк бирү сезонына әзерлек социаль һәм коммуналь объектлар буенча 90 процент тәшкил итә. 15 сентябрьгә Татарстан тулысынча җылылык бирүгә әзер булачак.   

Икътисадый ситуациянең начараю республика бюджетына кретемнәр кимүгә китерде. 1 июльгә Татарстан үткән елның шушы чорына карата 31,6 миллиард сумга артта бара.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республика бюджеты керемнәренең башка субъектларга караганда шактый кимүенә карамастан, республикага, донор төбәк буларак, икенче транш буенча финанс ярдәме күрсәтүдән баш тартылган. Татарстанда бөтен мөмкин булган чаралар күрелүгә кармастан, федераль ярдәмнән башка катлаулы булачак. Рөстәм Миңнеханов Россия Президентыннан ярдәмне объектив һәм гадел финанс ярдәме бүлү рәвешендә күрсәтүне сорады.

Республика мәгариф учреждениеләре яңа уку елын, бөтен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, гадәти форматта башлаячаклар. «Цифрлы икътисад» федераль проекты кысаларында «Таттелеком» компаниясенең инвестицион чаралары исәбенә республика мәктәпләренең 100 проценты «Интернет» челтәренә югары тизлектә тоташачаклар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан татарстанлылар Казанга «Хезмәт даны шәһәре» Россия Федерациясе мактаулы исемен бирүне хуплап каршы алдылар. ТР Президенты Владимир Путинга бу карар өчен рәхмәт әйтте.

Хәзерге вакытта Татарстан республика көнен һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын уздыруга әзерләнә. Яңартылган Республика милли китапханәсе, Чаллы татар драма театры, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры, Тимер юлчылар мәдәният сарае ачыла. Зур Казан транспорт боҗрасы кысаларында «ТАССРның 100 еллыгы магистрале» һәм башка объектлар ачыла.   

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Татарстан гадәттәгечә күп еллар буена күп кенә төп тармаклар буенча алда бара. «Монда ҖТП арта, сәнәгать җитештерүе үсә. Татарстанда халык саны да арта, бу – Татарстанда халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча күрелүче чаралар нәтиҗәсе», - диде Россия Президенты.

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка республика үсеше хакына башкарган эше өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук дәүләт башлыгы республиканың барлык кешеләрен Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән котлады.

Стенограмма белән Кремльнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев