Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.
Рәсми теркәлгән эшсезләр Татарстанда ел башыннан 7 тапкыр арткан.
Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
Бүген көндә “Татнефть” ГАҖ шин бизнесы илдәге базар ихтыяҗының якынча 20%ын тәэмин итә.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында инвестиция проектын гамәлгә кертү буенча Килешү имзалаганда белдерде.
Бүген Түбән Кама шәһәрендә “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компаниясе арасында инвестиция проектын гамәлгә кертү буенча Килешү һәм юл картасы имзаланды.
Имзалау тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казахстан Премьер-министры урынбасары Роман Скляр катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялына китте.
Отпускы 2020 елның 27 июленнән 8 августына кадәр булачак.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Мин күкне сайлыйм!” бәйрәмендә катнашты.
Бәйрәм гадәттәгечә “Казан” Гаилә үзәге янында, сигезенче тапкыр узды.
Бүген Татарстан Республикасында 5404 кеше авырый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Бу атнада без яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 218 очрагын теркәдек, бу узган атна дәрәҗәсендә диярлек. Хәзер авыручыларның гомуми саны 5404 кеше тәшкил итә. Авыруның яңа очраклары арту темпы асылда үзгәрми һәм 0,6% дәрәҗәсендә саклана", - дип аңлатты Марина Патяшина.
Татарстанда 2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла. Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре) катнаша. Финаслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 1,8 млн. гектардан артык мәйданда барлык урып-җыю эшләрен башкарасы бар, шул исәптән 1 млн 550 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны да җыярга.