Яшьләр вакансияләр агрегаторы, югары уку йортларында эшкә урнаштыру үзәкләре, студент отрядлары эшчәнлеге һәм башка проектлар турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның Совет районындагы «Седьмое небо» торак районы төзелешенең архитектура концепциясен тәкъдим иттеләр.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Синтез» спорт клубы әгъзаларын 2019-2020 еллар сезонында ирләр командалары арасында су полосы буенча Россия чемпионатында җиңүе белән котлады.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Бүген Казанда А. Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Объект кыска вакыт эчендә – 100 көндә төзелгән. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә 2020-2025 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга республиканың мәдәният үсеше стратегиясен карадылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Эш сәфәре барышында ул урып-җыю барышы, республика программаларын гамәлгә ашыру белән белән танышты һәм яшь активистлар белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртән Ютазы муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Ютазы муниципаль районының хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм район җирлекләре башлыклары белән очрашты, алар белән урып-җыю барышы мәсьәләләре турында фикер алышты.
Зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшенең барышы хакында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бу атнада 7 хезмәт коллективында коронавирус йоктыруның 14 очрагы ачыкланган. Авыручыларның кимүенә карамастан, эш урыннарында профилактика чараларын уздыруны дәвам итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Урып-җыю кампаниясенең барышы һәм җир эшкәртү турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.