Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең яңа «Курган» җирләү комплексында булды.
Комплекс М-7 автоюлының 825 км районында урнашкан. Әлеге объектны төзү эшләре 2017 елда башланган иде, 2019 елда төгәлләнде. Комплекс 147,5 мең кабергә исәпләнгән.
Бүген Биектау районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаньсельмаш» предприятиесе коллективы белән очрашты.
«Казаньсельмаш» – ашламалар тарату һәм сиптерү өчен механик җайланмалар җитештерүчеләрнең берсе. Компания техникасын илебез базарында да, чит илләр базарында да реализацияли. Бүген предприятиедә 140 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 52,3 мең сум.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Биек Тау авылында яңа йөзү бассейнын ачты.
Бассейнда тәүлегенә 576 кеше йөзеп чыга алачак.
Татарстан Президенты яңа бассейн бинасын карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин, ә видеоконференция режимында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре администрацияләре вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2020 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Эш сәфәренең төп максаты республика басуларында урып-җыю эшләренең оператив ситуациясе белән танышу иде.
Район басулары өстеннән очып узганда Рөстәм Миңнеханов Сүкәй, Балтач, Салтыган авыллары, Кама Тамагы штп янындагы басулардагы («Нармонка» А/ф, Татагролизинг АҖ) хәлләрне күзәтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул урып-җыю барышын һәм социаль-мәдәният учреждениеләренә капремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруны бәяләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районында булды. Визитның төп максаты – урып-җыю кампаниясенең барышы һәм урыннарда республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу. Эш сәфәре барышында аны Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Югары Ослан районы электр челтәре җитештерү базасы һәм 110 киловольтлы яңа подстанция ачылышында катнашты.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Хәрби һава көчләре көне белән котлавы.