Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Зиничев Казандагы 3 нче янгын сүндерү-коткару частен карадылар

04.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев Казанда 3 нче янгын-коткару частендә һәм ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә үзәгендә булдылар.

Кунаклар башта янгын сүндерү машиналары гаражын карадылар. Биредә 2 автоцистерна, күтәргеч һәм төтен суырту автомобиле хәрби дежурлыкта тора. Дежур каравыл составы - 18 кеше.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Зиничев янгын-коткару техникасы күргәзмәсен карады. Аерым алганда, капиталь ремонттан соң автопаркка кайткан автомобильләр тәкъдим ителде.

Кризислы хәлләрдә идарә үзәгендә кунакларга учреждениенең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Үзәктә тәүлек буе оператив хәл мониторингы алып барыла, ведомствоара координацияләү, оператив идарә һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бурычлары хәл ителә. 15 автоматлаштырылган эш урыны булдырылган.

Шулай ук ТР Президенты һәм Россия ГХМ башлыгы укыту-күнекмәләр манежында, Татарстанның янгын сүндерү-гамәли спортының дан залында булдылар һәм һәлак булган янгын сүндерү хезмәткәрләре мемориалына чәчәкләр салдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.