Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсының Татарстан финалчыларына уңышлар теләде

03.09.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсының супефиналында катнашучыларга, телеграмма юллап, уңышлар теләде.

«Үзегезнең иң яхшы һөнәри, эшлекле сыйфатларыгызны күрсәтеп, сез «Россия лидерлары» конкурсының супефиналына үттегез һәм илнең иң яхшы 300 идарәчесе арасына кердегез. Алда җиңү өчен көрәш, һәм мин сезгә, үз компетенцияләрегезне раслап һәм Татарстан Республикасын лаеклы яклап,  үз белемнәрегезне, идарәче тәҗрибәсен, лидерлык рухын һәм максатка омтылучанлыгыгызны ышанычлы күрсәтегезне телим. Уңышлар һәм казанышлар сезгә!» - диелә телеграммада.

Искәртәбез, җиде Татарстан Республикасы вәкиле «Россия лидерлары» идарәчеләре конкурсының супефиналына уздылар. Барысы да төрле эшчәнлек вәкилләре. Мәсәлән, Тимур Кайданный – «Джи-Ди-Си Сервисез» (ГК ICL) ҖЧҖ бүлеге җитәкчесе, Ирек Садыйков – ВТБ банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры, ә Нина Шимина – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе.

Финал чаралары 6 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорскта узачак.

Беренче еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурс остазларының берсе булачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.