Татарстан Президенты Бакчачы көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

05.09.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакчачы көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Чара «Казан» агросәнәгать паркында окештырылган. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ генераль директоры Олег Власов озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов республика бакчачылары үстереп, тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы продукциясе ассортименты белән танышты. Үз җиләк-җимеш, яшелчә, агач үсентеләрен, бал һәм башка товарларын Казан, Чаллы, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнары бакчачылары сатуга куйган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада бакчачыларга ярдәм мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 2017 елдан республикада бакчачылар ширкәтләре инфраструктурасын ныгыту программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 2 млрд сум акча бүлеп бирелгән инде.

«Коронавирус пандемиясе чорында бакча кишәрлекләре аеруча кирәк булды. Үзизоляция вакытында кешеләргә нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк иде. Бакчалар җитди әһәмияткә ия булуларын күрсәттеләр. Без киләчәктә дә бакчачыларга ярдәм итәчәкбез», - дип белдерде ТР Президенты.

Татарстанда барлыгы 900 коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте теркәлгән. 1 миллионнан артык граждан 20 мең гектар мәйданда 376 мең  бакчачылык кишәрлегеннән файдалана.  

Бүген тагын авыл хуҗалыгы ярминкәсе мәйданчыгында Татпотребсоюз кулланучылар җәмгыятьләренә һәм кооперативларына 25 яңа махсус автомобиль ачкычлары тапшырылды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кулланучылар кооперациясе системасы, иң беренче чиратта авыл кешеләрен барлык кирәкле товарлар белән тәэмин итеп, социаль бурычны хәл итә.

«Кулланучылар кооперациясе системасына киләчәктә дә үсүен, авыл кешеләренә хезмәт итүен телим», - диде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татпотребсоюзның район бүлекләре оештырган сәүдә рәтләрен карап чыкты һәм «Казан» агросәнәгать паркында булды, анда сатучылар һәм сатып алучылар белән сөйләшеп торды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев