ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстанда ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү барышы турында хәбәр итте

04.09.2020

Бүген республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстанда ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 2013 елдан алып 2019 елга кадәр чорда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы милкенә ятим балалар өчен 2 127 торак урынын теркәгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә 2020 елдан алынучы торак урыннары саны  ел саен 600 фатирга кадәр арттырыла.

1 сентябрьгә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 15 муниципаль берәмлектә 349 торак урынын алуга дәүләт контрактлары төзегән. 251 торак урынына 11 муниципаль районда дәүләт контракты төзү хокукына аукцион игълан итү буенча чаралар уздырыла.

Министр билгеләп үткәнчә, 2018 елдан республикада, яллау шартнамәсе срогы чыгу сәбәпле, махсус торак фонды составыннан торак урыннарын төшереп калдыру эше башланган.  

Бүгенгә 310 торак урынына социаль яллау шартнамәсе төзү турында карар кабул ителгән, шуларның 275е ятим балалар милкенә күчерелгән.  

Фәнил Әһлиуллин искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының уртак боерыгы белән ятим балалар өчен махсус торак фондының торак урыннарыннан файдалануны һәм аларның сакланышын тикшереп тору буенча ведомствоара комиссия төзелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.