Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы РСЧС идарә органнарының, территориаль подсистемасы көчләренең һәм чараларының билгеләнгән гамәлләргә әзерлеге турындагы киңәшмәдә катнашты

04.09.2020

Бүген Татарстан Республикасы РСЧС идарә органнарының, территориаль подсистемасы көчләренең һәм чараларының билгеләнгән гамәлләргә әзерлеге турында күчмә координацион киңәшмәне Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Николаевич Зиничев уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Искәртәбез, Россия ГХМ башлыгы Евгений Зиничев Татарстанда эш сәфәрендә. 

Евгений Зиничев чыгышында искәрткәнчә, Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матди-техник базасын тәэмин итү, ведомство эшчәнлегенә ярдәм һәм аны оештыру мәсьәләләрендә Татарстан күп эшләр башкара. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, төбәктә янгыннан саклану хезмәтләре яңа техника белән тулыландырыла.

Евгений Зиничев Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе эшен уңай бәяләде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, тормыш сыйфатын яхшырту төбәк җитәкчелеге өчен өстенлекле булып тора. «Гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле булды һәм булачак, – дип белдерде ул. – Бу – гражданнарның янгын куркынычсызлыгын, су объектларында иминлеген тәэмин итү һәм башка юнәлешләр». Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, барлык бу мәсьәләләр атна саен республиканың барлык муниципаль районнары белән берлектә киңәшмәдә карала.   

Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең федераль, республика һәм җирле дәрәҗәдәге су объектларындагы иминлеген тәэмин итү өлкәсендә махсус вәкаләтле органнарның бердәм, нәтиҗәле эшчәнлеге системасы корылган.

Татарстан Республикасы РСЧС территориаль подсистемасы идарә органнары, көчләре һәм чаралары эше турында нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады.

Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең су объектларындагы иминлеген тәэмин итү өлкәсендә 2030 елга кадәр чорга  Россия Федерациясе стратегиясе белән 2030 елга түбәндәгеләрне киметү бурычы куелган: янгыннар санын ким дигәндә 10%ка; янгыннарда һәлак булганнар санын кимендә 25%ка; су объектларында һәлак булганнар санын кимендә 18%ка.

Нотык белән тагын Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы  Рафис Хәбибуллин чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.