Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чыршылы Елга авылында «сатучысыз кибет» проекты белән танышты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул урып-җыю барышы белән танышты, районның хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлекләр башлыклары белән очрашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләренең барышын район кырлары өстеннән очып узып күзәтте. Шәмәк авылы янындагы кырда Татарстан Республикасы Президенты Мамадыш муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Мәгариф системасын үстерү – республика эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Алабуга шәһәрендә «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы базасында узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алабугага эш сәфәре кысаларында БДИны 100 баллга биргән чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабугада эш сәфәрендә. Максаты – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшәмсендә катнашу.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев берничә мәгариф учреждениесендә булдылар.
Иртәгә, 14 августта, Алабуга шәһәрендә «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы базасында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе булачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Тукай муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Фаил Камаев озата йөрде.
Чаллыда бүген капиталь ремонттан соң Машина төзүчеләр урамы буйлап юл хәрәкәтен ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллыда “Мастер” Кама индустриаль паркында булды.