Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев «Россия вертолетлары» (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) холдингының Казан вертолетлар заводында булдылар. Искәртәбез, Россия ГХМ башлыгы Евгений Зиничев Татарстанда эш сәфәрендә.
«Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский кунакларны озата йөрде, кунаклар КВЗ җитештергән вертолет техникасын карадылар.
Аннары делегация агрегат-җыю җитештерүнә юнәлде, анда алар предприятиенең технологик мөмкинлекләре белән танышты. Ахыргача җыеп бетерү цехында 2020 елның июнендә төзелгән контракт кысаларында РФ ГХМ мәнфәгатьләрендә Ми-8МТВ-1 вертолетын әзерләү эшләренең барышы турында Евгений Зиничевка мәгълүмат бирделәр.
Шулай ук Татарстанга эш сәфәре кысаларында РФ ГХМ башлыгы Чаллыда да барды, анда ул, Татарстан Республикасы Президенты белән бергә, КАМАЗ автопредприятиесендә булды. Фәнни-техник үзәктә Рөстәм Миңнехановны һәм Евгений Зиничевны «КАМАЗ» автомобильләренең перспектив модельләре белән таныштырдылар.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм федераль министр «КАМАЗ» шассиендагы янгыннан саклану автомобильләре күргәзмәсен карадылар.
Шуннан соң алар «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очраштылар һәм спорт йөк автомобильләрен карадылар.
Тагын Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Зиничев яңа «КАМАЗ-54901» магистраль йөк тарткычында тест-драйв уздырдылар.
Эш сәфәре азагында Россия ГХМ белән «КАМАЗ» ГАҖ арасында киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында киңәшмә узды.