Яңалыклар

24.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырды. Чара А.С. Попов ис. технопаркта узды. Утырышта «Россия почтасы» АҖ генераль директоры Максим Акимов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. 

24.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» АҖ генераль директоры Максим Акимов белән очрашты. Очрашу Иннополиста узды. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «Россия почтасы» – Татарстанның күптәнге стратегик партнеры. Бүген республикада 1111 почта элемтәсе бүлекчәсе бар, анда 9,6 мең хезмәткәр эшли. 

22.08.2020

Татарстан Республикасы басуларында урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.  

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.08.2020

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 6250 кеше тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.08.2020

Татарстан Республикасында капиталь ремонт эшләре 3 млрд. 569 млн. 263 мең сум күләмендә үтәлгән. Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.  

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.08.2020

Бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан чиге һәм Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшенең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

21.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында республика реновация программасы кысаларында яңартылган «Звездный» балаларны савыктыру лагерында булды. Лагерь «Сәләт» яшьләр хәрәкәте базасы булып тора.    

21.08.2020

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Алексеев районына эшлекле сәфәре кысаларында Алексеев шәһәр тибындагы поселогында реконструкцияләнгән Җиңү паркын карады.

21.08.2020

«Лениногорскнефть» НГЧИ кадрлар әзерләү һәм яңа идеяләрне һәм фәнни эшләнмәләрне сынап кару өчен республика күләмендә генә түгел, илебез нефть сәнәгате күләмендә дә полигон булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Лениногорскнефть" НГЧИнең 75 еллыгына һәм Лениногорск шәһәренең 65 еллыгына багышланган тантанада хәбәр итте.  

21.08.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.

Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәрен гадәттәгечә районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашудан башлады. Агымдагы урып-җыю барышы, хуҗалыкларның техника, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеше, республика авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Битләр: << 681 682 683 684 685 686 687 688 689 ( 690 ) >>