Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Искәртәбез, Игорь Комаров Татарстанга эш сәфәренә килде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы эш төркеменең чираттагы утырышн уздырды.
Видеоконференция режимында узган утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, шулай ук федераль һәм төбәк башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Татарстанда 2020 елның беренче ярты елында торак сатып алуга гомуми күләме 36,7 млрд сумга 17 мең 593 кредит бирелгән. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында республика халкының торак шартларын яхшырту темасына багышланган брифингта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткәрелде, төп тема - 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы (НГХК) эшчәнлеге нәтиҗәләре. Моннан тыш, берничә инновацион проект каралды.
Төп доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Коронавирус пандемиясе һәм дөньякүләм икътисадый кризис шартларында Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре 6 айда җитештерүне 6% ка киметтеләр, дип хәбәр итте ул.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Газпром межрегионгаз Казань” АҖ коллективына яңа генераль директор - Ринат Сабировны тәкъдим итте.
ТР Президенты ярдәмчесе булып ун ел эшләгән Ринат Сабиров компания җитәкчесе вазифасында “Газпром межрегионгаз Казань” акционерлык җәмгыятен 1998 елдан бирле җитәкләгән Ринат Ханбиковны алыштырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.
Коллегия ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының төп бинасында узды һәм ул органнарның 2020 елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ҮСКнә Татарстан Республикасы Президентына кандидат сыйфатында теркәлү өчен документлар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Газпром межрегионгаз Казань» АҖнең яңа генераль директорын тәкъдим иттеләр.