Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов күп фатирлы йортларга капремонт барышы һәм җылы бирү сезонына объектларның әзерлеге турында хәбәр итте

04.09.2020

2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла. Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре) катнаша. Шулай ук капремонт социаль объектларда да дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, планлаштырылган 36 мәгариф объектның 3сендә капремонт тәмамланмаган әле.

Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 9 муниципаль райондагы 87 объектның 20сендә генә тәмамланган, 21 балалар бакчасында эшләр дәвам итә.    

Коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт барлык 3 объектта да тәмамланган.

Рөстәм Миңнеханов проблемалы объектлардагы эшләрне тиз араларда тәмамларга өндәде. Ул башкарылучы эшләрнең сыйфатын, шулай ук 1 сентябрьгә мәктәпләргә капремонтны тәмамламаган подрядчиклар эшләрен катгый тикшереп торырга кушты.  

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, республикада гомуми белем оешмаларындагы җылы туалетларга капиталь ремонт программасы дәвам итә.  

9 ресурс үзәгенең 8ендә капиталь ремонт тәмамланган.

Уку корпусларына һәм тулай торакларга капремонт пландагы барлык 3 объектта да бара.  

Спорт объектларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр 13 объектта бара, 8ендә тәмамланган.

Балаларны савыктыру лагерьларына (6 объект) капиталь ремонт планлаштырылган – 1сендә эшләр бара.  

Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм аларның матди-техник базасын ныгыту буенча эшләр 16 объектның 7сендә бара, 9ында тәмамланган.  

Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасына 5 бина кертелгән. 3сендә эшләр бара. 2 объектта эшләр төгәлләнгән.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 427 объектка капремонт планлаштырылган. Ашлык амбарларына капиталь ремонт программасы буенча барлыгы 127 объект каралган: ат фермаларына капиталь ремонт (11 объект); сыер фермаларына капиталь ремонт (158 объект); машина-трактор паркларына капремонт (66 объект); яшелчә-бәрәңге саклагычларга капиталь ремонт (12  объект); кошчылык фермаларына капиталь ремонт (12 объект); ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт (41 объект).

Министр җылылк бирү чорына әзерлек турында мәгълүмат бирде. 2020 елның 3 сентябренә 11 мең 989 күп фатирлы йортның 11 мең 369ында җылылык белән тәэмин итү системалары әзер, бу 94,8% тәшкил итә.

17 мең 267 күп фатирлы йортның 16 мең 441ендә эчке йорт системаларының вентиляция каналлары тикшерелгән, бу 95,2%ы.  

Мониторинг системасына кертелгән 17 мең 267 күп фатирлы йортның 15 мең 923ендә әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу – 92,2%.

3 сентябрьгә муниципаль берәмлекләрдә сәламәтлек саклау объектларының 94%, мәгариф объектларының - 95,7%ы, мәдәният объектларының - 92%ы, спорт объектларының 94% әзер.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.