Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны - 6618 кеше. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы, ТР буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Россия Федерациясе субъектлары арасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны буенча Татарстан 82 урында тора, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – 14 урында.
Соңгы атнада яңа очраклар үсеше 0,4% ка кадәр кимеде, диде Марина Патяшина.
Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, июль аенда читтән кертелә торган очракларның саны 29 булса, август аенда, татарстанлылар күпләп ялга киткәнгә һәм сәфәрләрен планлаштырганга, андый 42 очрак теркәлгән.
Ул инфекцияне профилактикалау максатларында чит илләрдән килгәннәрне контрольдә тоту турында тулырак сөйләде. 21 сентябрьдән халыкара авиаэлемтә яңадан торгызылды. «Казан» халыкара аэропортына 40 рейс башкарылган, бу - 6979 пассажир, шул исәптән 4693 Татарстан кешесе. Covid-19 га аэропортта төбәкнең 3746 кешесе (ягъни 80% тирәсе) тикшерелде.
Марина Патяшина чит илләрдән килгән Россия гражданнары өчен 14 көнлек үз-үзеңне изоляцияләү гамәлдән чыгарылган һәм тикшерү генә үткәрелә, дип искәртте. Әмма эшкә килүче чит ил гражданнары, шулай ук чит ил студентларын элеккечә 14 көнлек үз-үзеңне изоляцияләү көтә.
Ул шулай ук сентябрьдә республикада тикшеренүләрнең икенче этабы башланачагын хәбәр итте, аның барышында барлыкка килгән иммунитетның ныклыгы бәяләнәчәк.
Марина Патяшина искәрткәнчә, республика предприятиеләрендә профилактика чараларының үтәлешен инде 5 айга якын көн саен тикшерүләр үткәрелә. Әгәр элек һәр 10 объектта тәртип бозулар ачыкланган булса, хәзер мондый объектларның өлеше кимегән һәм 4% тәшкил итә.
Бу атнада үз эшләрен август аенда башлап җибәргән кинотеатрларга контроль башланды. Алар адресына 22 күрсәтмә бирелгән, 28 кинотеатр тикшерелгән, әлегә хокук бозулар юк.
Бүгенге көндә республиканың азык-төлек продуктлары җитештерүче 686 предприятие тикшерелгән, шул исәптән 94 - кабат. Алар барысы да профилактиканың көчәйтелгән режимнарында эшли.
Соңгы ике атна эчендә 179 ваклап сату кибете тикшерелде, 14ендә хокук бозу ачыкланды: шәхси саклану чараларын үтәмәү, дезинфекция режимын үтәмәү.
Җәмәгать туклану предприятиеләрендә дә тәртип бозулар җитәрлек, дип белдерде Марина Патяшина. Ике атна эчендә тикшерелгән 195 кафе һәм ресторанның 14ендә Covid-19дан күпмедер саклану күрмәдек. Казанда 12 банкет залы тикшерелде, аларның икесендә бер өстәл артында кунаклар санына карата таләпләр үтәлми (балаларны исәпкә алмыйча, 4 кешедән дә артык булмаска тиеш).