Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә анимация мәктәбен һәм Инженер лицеен ачты

05.09.2020

Бүген Әлмәттә «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә булдырылган анимация мәктәбе ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та ктанашты.

«Татнефть» компаниясе ярдәме белән оештырылган анимация мәктәбе балаларга төрле анимация техникаларына өйрәнергә ярдәм итә, бу Татарстанда шундый беренче мәктәп.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, социаль инфраструктураның мондый объектларын төзү, җәмәгать киңлекләрен, паркларны, ишегалларын төзекләндерү Әлмәтне кешеләр өчен җайлырак итә. Ул ассызыклаганча, монда «Татнефть» ГАҖнең роле бик зур.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Инженер лицеенда да булды. Мәгариф оешмасы 850 урынга исәпләнгән.

Лицейда барысы 30 сыйныф (16 сыйныф – башлангыч мәктәп, 14 сыйныф – урта мәктәп), хореография залы, 3D-спорт зал, робототехника лабораториясе, IT-полигон һәм башкалар бар.      

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.