Алексей Песошин Kazan Digital Week Халыкара форумының оештыру комитеты утырышын уздырды

01.07.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2021 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында җәлеп ителгән барлык министрлык һәм ведомстволар, оешмалар катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

 Алексей Песошин искә төшергәнчә, беренче форумның 2020 елның сентябрендә уза, анда Россиядән һәм 64 илдән 10,5 мең кеше катнаша.

 “Kazan Digital Week форумы ITSF Бөтенроссия цифрлы конференциясенең (мәгълүм сәбәпләр аркасында ул узган ел үткәрелмәде) дәвамы булып тора. Kazan Digital Week форумы уңышлы узганнан соң, әлеге чараны ел саен оештыру турында карар кабул ителде”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, форум 21-24 сентябрь көннәрендә катнаш форматта – онлайн һәм офлайн үтәчәк.

Бу чара Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла.

Узган оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше турында форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов сөйләде.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.