Рөстәм Миңнеханов "Инфраструктур алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары" Мәскәү урбанистика форумын сессиясендә чыгыш ясады

02.07.2021

Торак, юллар һәм башка инфраструктура төзелеше бик мөһим, әмма кешеләр белән эшләү, алар яши торган мохитне яхшырту өчен көч кую тагын да мөһимрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары» Мәскәү урбанистика форумындагы чыгышында хәбәр итте.

Мәскәү урбанистика форумы «Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» дигән темага багышланды һәм Мәскәүдәге «Зарядье» паркы территориясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары» дигән темага нотык белән чыгыш ясады һәм бүген Татарстанда һәм республика башкаласы Казанда территориаль үсеш буенча ниләр эшләнүе турында сөйләде.

Форум сайтында иң кызыклы сессияләрнең турыдан-туры трансляцияләре оештырылган, шул исәптән «Инфраструктур алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Татарстан Президенты төбәктә формалаштырылган һәм 3 эре агломерацияне – Казан, Чаллы һәм Әлмәт агломерацияләрен үстерергә ярдәм итә торган комплекслы алымнар турында хәбәр итте.

Ул республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде. Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында социаль һәм транспорт инфраструктурасы төзелә, шулай ук тул орак үсеше нокталары белән бергә бара. 2020 елда гына да 22 балалар бакчасы һәм 5 мәктәп төзелде.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектында катнашу эре шәһәр агломерацияләре юллары челтәрен яхшыртырга һәм 2024 елга норматив халәтнең 85%ына ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, М-12 трассасын төзү һәм М-7 «Волга» модернизацияләү кебек эре юл проектларын гамәлгә ашыру 260 километрдан артык автомобиль юллары төзергә, шәһәрдән транзит транспортын чыгарырга, автомобиль юлларының үткәрүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Без аңлыйбыз, якын-тирә районнарның потенциалын ачып, миграцияне киметү һәм транспорт инфраструктурасына йөкләнешне киметү өчен аларның полиүзәкле булуын тәэмин итәргә кирәк, дип ассызыклады Татарстан Президенты. «Моның өчен без алар тирәсендә сәнәгать һәм индустриаль парклар, логистика үзәкләре төзи башладык, - дип дәвам итте ул. - Без бу юнәлештә эшне дәвам итәргә тиеш. Бездә моның мисаллары бар – Wildberries, Ozon, Иннополис һәм «Алабуга»МИЗ белән уртак проектлар.

«Торак, юллар һәм башка инфраструктура төзелеше бик мөһим. Әмма кешеләр белән эшләү, алар яши торган мохитне яхшыртуга көч кую тагын да мөһимрәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Без паркларны, скверларны, бульварларны һәм яр буйларын масштаблы рәвештә төзекләндерә башладык. Соңгы 6 ел эчендә без Татарстанның шәһәр һәм кече авылларында 443 объектны тәртипкә китердек. Бу вакыт эчендә без кешеләрнең бу мәсьәләгә мөнәсәбәтләр үзгәрә башлавын күрдек, ә бу башка тармакларга да йогынты ясый, шул исәптән җинаятьчелек кимүгә дә».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, мондый уңай тәҗрибәне исәпкә алып, узган елдан республикада ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча проект башланган. Бурыч амбициоз – 5 ел эчендә республиканың 7 меңгә якын ишегалдын тәртипкә китерү. "Болар барысы да безнең халыкка йогынты ясаячак, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Асылда, көнен халык үз ишегалларыннан башлый бит. Без ишегаллары киңлекләрен комплекслы проектлыйбыз, аларны җанландырабыз».

Татарстан Президенты форумда сөйләгән тагын бер эре проект – Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе. Ул искә төшергәнчә, Казансу елгасы нәкъ менә төбәк башкаласы аша уза. «Без Россиядә иң эре яр буе парклары экосистемасын булдырырга телибез, ул 150 км җәяүлеләр һәм веломаршрутларны берләштерәчәк. Казансудагы парклар 12әү һәм һәрберсеуникаль булачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый стратегия халык саулыгына һәм экологиягә тәэсир итә һәм шәһәрне үстерүдә яңа алым булды. Бу шәһәр халкының 50%ы диярлек елгабуендагы паркка җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты чыгышы ахырында: «Безнең бурыч – теләсә кайсы зурлыктагы шәһәрләрне үстерү, баланс принцибына таянып, бөтен республика буенча халыкны, үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырып, үстерү», - дип ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, сессиянең модераторы Наталья Трунова булды. Сессия спикерлары арасында «Инфраструктур алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары» дигән темага Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, чит ил архитектура бюролары вәкилләре (Zaha Hadid Architects директоры Кристос Пассас) чыгыш ясадылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.