Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы компанияләр стендларында һәм экспозицияләрендә булды.
"Агроволга-2021" - ачык һавадагы агросәнәгать күргәзмәсен һәм заманча экспоүзәк мәйданчыкларында эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Өч көнлек программада - авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү өчен тәҗрибә белән алмашу.
Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә (2021 елның 1 - 3 июле) ачылды. Анда Россиянең 30 регионыннан 304 оешма катнаша. Күргәзмә экспозициясе агросәнәгать комплексының төп юнәлешләре буенча блокларга бүленгән. Аерым алганда, үсемлекчелек, терлекчелек, эшкәртү, ветеринария, орлыкчылык, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау әйберләре белән шөгыльләнүче компанияләрнең эшләнмәләре тәкъдим ителде.
340 берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасын 57 җитештерүче һәм тәэмин итүче күрсәтә. Күргәзмәдә беренче тапкыр «Трактор-шоу» региональ ярышы узачак, анда Татарстанның барлык районнарыннан механизаторлар иң яхшы тракторчы исеме өчен көрәшәчәк. «Терлекчелек» блогыннан Татарстанның 14 районыннан 38 хуҗалык катнаша. Аның мәйданчыгында беренче тапкыр республиканың 12 районыннан 93 терлек катнашында нәселле терлек конкурсы уза.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар «Август» компаниясе стендын карадылар - бу үсемлекләрне саклауның химик чараларын куллануны эшләү, җитештерү һәм мәгълүмати-технологик яктан тәэмин итү буенча Россиянең иң эре компаниясе.
Аннары ул аммиак ашламалары һәм селитрасы җитештерүче «Аммоний» заводы, ФосАгро (фосфорлы ашламалар җитештерү), Эфко компанияләре төркеме стендында булды, «Татспиртпром» АҖнең заманча продукциясе белән танышты, шул исәптән экспортка җитештерелә торган продукция.
Аннары Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә катнашучы компанияләрдән авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләрен карады. Шул исәптән МТЗ компаниясе стенды (Беларусь Республикасы тракторларын җитештерү һәм сату).
Моннан тыш, быел күргәзмәдә кече хуҗалык формалары блогы вәкилләре катнаша, үзмәшгульләр стендлары бар – алар үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәләр.
Күргәзмә кунаклары шулай ук бүген «Агроволга - 2021» кысаларында оештырылган сыерлар арасында матурлык конкурсында да булдылар. Нәселле терлек конкурсы - әлеге күргәзмәнең яңалыгы, конкурста халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судья Голштин токымлы 90 нан артык сыер һәм бозау арасыннан билгеләячәк.
«Үсемлекчелек» блогында Рөстәм Миңнеханов орлык селекциясе белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган компанияләр продукциясе һәм хезмәтләре белән танышты. Аңа шулай ук Казан дәүләт аграр университетының Агроэкологик тикшеренүләр үзәге (ЦАИ) эшчәнлеге турында сөйләделәр (туфрак торышын мониторинглау, продукциянең биохимия составын һәм сыйфатын бәяләү, фитопатогеннарны, корткычларны һәм чүп үләннәрен диагностикалау). Шунда ук Татарстан Президенты АгроНТИ конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр белән истәлеккә фотога төште (авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләр укучылары өчен Бөтенроссия конкурсы).