Рөстәм Миңнеханов 10 нчы Мәскәү урбанистика форумы 2021 эшендә катнаша

02.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү урбанистик форумының "Инфраструктура алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары" пленар сессиясендә катнаша.

Мәскәү урбанистик форумы "Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» дигән темага багышлана.

Башкаланың «Зарядье» паркында  нче Мәскәү урбанистик форумы 2021нең пленар утырышы кичә, 1 нче июльдә ачылды.

Форум сайтында иң кызыклы сессияләрнең турыдан-туры трансляцияләре оештырылган.

"Инфраструктур алга китеш. Территориаль үсеш мегапроектлары» дигән темага шәһәрләрне, төбәкләрне һәм илләрне үстерү стратегиясе буенча фикер алышалар. Торак һәм транспорт инфраструктурасының сыйфаты, шәһәрләрнең тормышчанлыгы һәм көндәшлеккә сәләте, алар белән идарә итү системаларының нәтиҗәлелеге – бу һәм башка факторлар халыкның социаль-икътисадый иминлеге нигезе булып тора.

Россиядә бу бурычларны хәл итү өчен инфраструктура үсеше стратегиясе эшләнде. Ул үсешнең төп юнәлешләрен билгели һәм 2030 елга җәмәгать транспортында хәрәкәт тизрәк булачак, һәр гаиләнең өстәмә бүлмәсе булачак, ә экологик проблемалар барлык дәрәҗәләрдә дә комплекслы хәл ителәчәк, дип фаразлый. Моннан тыш, 715 мең гаилә өчен 30 млн.кв. метр арендалы торак төзү һәм керемнәре түбән булган кешеләр өчен кулай аренда базары булдыру планлаштырыла. Стратегия кешене үзәккә куя, ә инфраструктура, корал буларак, аның өчен уңайлы экосистема булдырырга мөмкинлек бирә. Стратегияләр ничек шәһәрләр һәм төбәкләрнең озак сроклы бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк? Масштаблы үзгәртеп корулар өчен нинди ресурслар кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга сессия кысаларында экспертлар җавап бирәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.