«Агроволга - 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе-федераль дәрәҗәдәге чара. Күргәзмәдә 300 дән артык компания, Россиянең 40тан артык төбәге һәм чит ил партнерларыбыз катнаша", - дип белдерде бүген сәхнәдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
«Агроволга - 2021» - ачык һавадагы агросәнәгать күргәзмәсен һәм заманча экспоүзәк мәйданчыкларында эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Өч көнлек программада - авыл хуҗалыгының казанышларын һәм яңа технологияләрен күрсәтү, тармак бизнес-бурычларын билгеләү һәм хәл итү өчен тәҗрибә белән алмашу.
Күргәзмә «Казан Экспо» ХМҮ территориясендә эшли (2021 елның 1 - 3 июле).
Ачылышта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру һәм үсемлекләрне химияләштерү департаменты директоры Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Казан Экспо» мөмкинлекләре күргәзмә мәйданчыкларын да, агросәнәгать комплексына кирәк булган бөтен нәрсәне дә берләштерергә мөмкинлек бирә.
"Бу уңышлы проект, ул Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла, - диде ул. - Мин бирегә килгән һәр кешегә рәхмәт белдерәсем килә һәм авыл халкына әлеге мәйданчыктан максималь файда алуларын телим. Миңа хәбәр ителгәнчә, кичә дә күргәзмәдә бик күп кызыклы чыгышлар, түгәрәк өстәлләр булган. Барлык экспозицияләр дә бик кирәк, экспозициягә китерелгән әйберләрнең күп өлеше сатып алынган инде. Минемчә, бу авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур булуы турында сөйли. Оештыручыларга – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, «Казан Экспо» га һәм Лаеш районына - алга таба да бу традицияне дәвам итәргә тәкъдим итәм. Эшне яхшы оештырганнары өчен рәхмәт".
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру һәм үсемлекләрне химияләштерү департаменты директоры Роман Некрасов Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев исеменнән барлык катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.