Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга – 2021» күргәзмәсендә булды. Чара «Казан Экспо» КФҮ территориясендә (Олы Кабан авылы) уза.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов озата йөри.
Күргәзмә башланганчы Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге идарәсе бүлекчәләренә автолавкалар ачкычлары тапшырды.
Ул ассызыклаганча, әлеге хезмәткә – беренче чиратта кирәкле товарларны күчмә сәүдә итүгә – авыл халкында ихтыяҗ бар. Шуңа күрә сәүдә эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә, шулай ук Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге идарәсенең матди-техник базасын ныгыту өчен чаралар күрелә.
«Бу юнәлешләр зур перспективага ия, һәм аларга ярдәм итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кулланучылар кооперациясе системасында эшләүчеләргә, аларның зур эшләре өчен рәхмәт белдерәм". Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кулланучылар кооперациясенә дәүләт дәрәҗәсендә дә, шулай ук муниципаль районнар башлыклары тарафыннан да ярдәм күрсәтелергә тиеш. «Хәзерге шартларда башлыклар ярдәменнән башка бу система эшләми, - диде ул. - Әлеге система безнең өчен бик мөһим". - Эшкуар керем һәм перспектива булган урыннарда гына хезмәт күрсәтәчәк. Ә аз кешеле торак пунктлар, ерак районнар – алар кулланучылар кооперациясе периметрында кала. Без системаның ничек эшләвен беләбез, шуңа күрә республика Хөкүмәте кулланучылар кооперациясе системасына ярдәм итә».
«Бүген без 18 автолавка ачкычын тапшырабыз, һәм бу беренче чиратта кирәк булган товарларны торак пунктларга яки беренче чиратта кирәкле товарлар белән сәүдә итүне чикләгән торак пунктларга китерү мөмкинлеген бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәм – Кооператор көне (Халыкара кооперация көне - 03.07.21) белән котлады. Ул шулай ук искәрткәнчә, бу ел үзенчәлекле, чөнки 2021 елда Татарстан Республикасы Кулланучылар системасының 105 еллыгы билгеләп үтелә.
«Бу ел үзенчәлекле – кулланучылар кооперациясе системасына 105 ел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безгә элек нигез салганнарны саклап калырга кирәк. Һәм бүген мин барыгызга да яхшы эшләр телим".
Шуны искәртик: автолавкалар республиканың ерак районнарында яшәүче авыл халкына хезмәт күрсәтүне оештыру өчен билгеләнгән. Бүгенге көндә Татарстанда яшәүчеләрнең чиреге диярлек (23%) авыл җирендә яши.