Татарстан Президенты ГМС төркеме җитәкчелеге белән очрашты

23.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» АҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«ГМС төркеме» АҖ – динамик үсештәге күп юнәлешле эре холдинг, ул сәнәгатьнең төрле тармаклары: нефть-газ тармагы, торбаүткәргеч транспорт, атом һәм җылылык энергетикасы, су хуҗалыгы һәм ТКХ өчен насос, компрессор һәм блок-модуль җиһазларын эшләү һәм җитештерү өлкәсендә иң куәтле фәнни-җитештерү потенциалына ия. 2012 елдан машина төзелеше холдингы структурасына «Казанькомпрессормаш»Татарстан заводы да керә.

Очрашуда Татарстан һәм ГМС төркеменең берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, катнашучылар «Казанькомпрессормаш» заводын үстерү, предприятие егәрлекләрен җитештерү заказлары белән тәэмин итү турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев