Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры Сәрдәр Умурзаков белән сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү турында фикер алышты

23.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән онлайн-очрашу уздырды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. «Без үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә чын күңелдән шат. Без үз ягыбыздан тулы ярдәм күрсәтергә әзер», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Сәрдәр Умурзаков үз чиратында Рөстәм Миңнехановны һәм барлык татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады. «Бу бәйрәм безнең халыкларның рухи тормышында аерым урын алып тора. Безгә Сезнең белән хезмәттәшлектә уңышлар телим», - диде ул.

Алга таба Татарстан һәм Үзбәкстаннан килгән компанияләр вәкилләре алдагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр. Татарстан Республикасыннан очрашуда «Татнефть», «Химград», «КМПО», «КАМАЗ», «Эйдос-Медицина», «КЭР-Холдинг», «Иннополис» МИЗ һәм башка оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу елның июнендә Рөстәм Миңнеханов Ташкентта эш сәфәрендә булды һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев